Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә шикәр чөгендере уңышы мулдан

Зәй районы аграрийлары төбәгебезнең төп техник культурасы шикәр чөгендере уңышын җыю белән мәшгуль. Уртача уңыш гектарыннан 338 центерны тәшкил итә.

- Табигать шартлары бу ел авыл хуҗалыгы тармагын бик нык сынаса да, агротехнологик чараларны белеп куллану нәтиҗәсендә һәр культураның уңышы Ходайга шөкер. Бүгенге көнгә район кырларында шикәр чөгендеренең уңышы бер гектардан уртача 338 центнер чыга. Бу культура буенча быел да безнең район республикада лидер. Ә бит безгә яз көне салкыннарда чөгендер уҗымы өшү сәбәпле кайбер урыннарга яңадан чәчергә туры килде, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев татлы тамыр уңышы өчен сөенеп.


Район кырларында бүгенге көндә 1769 гектар мәйданда шикәр чөгендере казылган, алардан 59784тонна тамыр азык җыелган. Иң мул уңыш “Зәй” агрофирмасы кырларында күзәтелә, комбайнчылар шикәр чөгендере кырларында көр күңел белән эшли. Чөгендер кырларда өемнәргә җыела, ә шикәр заводына чимал кирәк булуга карап алар кагат кырларына кайтарыла. 

- Елына күрә уңышның мул булуы барыбыз өчен дә куанычлы. Хәзерге вакытта безнең механизаторлар “Алга” бүлекчәсе кырларында Бигеш авыл җирлеге териториясендә эшлиләр. Биредә урыны-урыны белән гектарыннан 400 центнерга җиткән басулар бар. Ә уртача уңыш “Зәй” агрофирмасында гектарыннан  357 центнер чыга. Шикәрлеклек тә әйбәт, 18,8 процент. Алга таба чөгендер көннән-көн баллана бара, димәк тамыр азыктан шикәр алу да әйбәт булачак, дигән сүз. План буенча шикәр чөгендере казуны 20 октябрьләр тирәсенә төгәлләргә уйлыйбыз, - ди “Зәй” агрофирмасы агрономы Олег Умнов.  

 

Александр Тимофеев фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев