Зәйдә сабыйларны яшь юл инспекторлары отрядына кабул иттеләр
Яңалыклар

Зәйдә сабыйларны яшь юл инспекторлары отрядына кабул иттеләр

Юл куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында өлкән төркемгә йөрүче сабыйларны яшь юл инспекторлары отрядына кабул иттеләр. Әлеге яңа отряд «Светофорчики» дип атала.

Тантаналы чарада район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Рәхмәтуллин катнашып, балаларга яшь юл инспекторлары значоклары тапшырды. Кагыйдәләрне белү өчен махсус буклетлар да таратылды.

Балалар үз чиратларында яхшы яшь инспекторлар булырга сүз бирде.


Нет комментариев