Зәйдә “Сабантуй гүзәле – 2024” бәйгесе үтте
137
0
Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Сабантуй гүзәле – 2024”не сайлау бәйгесе финалы үтте. Сылу, уңган-булган Зәй кызларын район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә ир-егет җитәкчеләрдән торган мәртәбәле жюри сайлады.
9 кыз – Сәйдә Хәйретдинова, Эльвира Мингалина, Алия Сафиуллина, Альбина Габидуллина, Наилә Ентальцева, Резеда Зайцева, Резеда Мозафарова, Вероника Матвеева, Айназ Ермолаева нәфис сүздә, үзенчәлекле номер күрсәтүдә, милли ризык әзерләүдә осталыкларын күрсәттеләр.
Ә “Сабантуй гүзәле-2024” район Сабантуенда гына игълан ителәчәк. Быел бәйгенең өч урын алучысы билгеләнә. Аларга акчалата бүләк, ә “Сабантуй гүзәле-2024” исеменә лаек булучы кызга диңгез буена юллама биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев