Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршы ерак гасырлардагы күркәм балны хәтерләтә.
Биредә быел районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр, мәдәният, спорт, патриотик чараларда, җәмәгать эшләрендә, волонтерлык юнәлешендә иң активлар тәбрикләнә.
Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова һәм башка тармак җитәкчеләре талантлы балаларны, әти-әниләрне, педагогларны котлый, рәхмәт сүзләрен белдерә.
- Быел без Зәебез мәктәпләрен тәмамлаучы 127 унберенче сыйныф укучысын олы тормыш юлына тантаналы төстә озатабыз. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, сезне ихлас күңелдән тормышыгыздагы мөһим вакыйга - чыгарылыш кичәсе белән тәбрик итәм. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегез өчен җавап бирергә, үз алдыгызга максат куярга һәм аңа омтылырга өйрәтте, булачак һөнәрегезне сайларга ярдәм итте. Сез олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнүгә зур көч куйдыгыз, һәм нәтиҗә барлык өметләрне аклый: агымдагы елда физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 3 укучы призер булды, республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча 97 призлы урыныбыз бар; 37 укучы I һәм II дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Кайда гына, кем булып кына эшләсәгез дә, беркайчан да туган районыгызны, сезгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Барыгызга да тормышта үз урыныгызны табуыгызны, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Туган шәһәрегезнең киләчәге, Татарстан Республикасының чәчәк атуы нәкъ менә сездән тора. Һәм без ышанабыз, иң мөһим казанышлар сезне монда, өйдә көтә. Сез туган һәм үскән җирдә сезнең энергиягез, талантгыз һәм профессионализмыгыз бик кирәк. Зәй шәһәре бүген динамикалы рәвештә үсә торган территория, ул сезнең һөнәри үсешегез һәм уңайлы тормышыгыз өчен бөтен шартларны тудыра. Биредә заманча предприятиеләр, кирәкле эш урыннары һәм иң кыю идеяләрне тормышка ашыру өчен перспективалар бар. Хөрмәтле укытучылар, тырыш хезмәтегез, һәр баланы аерым шәхес итеп, үз балаларыгыздай якын күреп эшләвегез өчен зур рәхмәт сезгә! Алмашка тырыш, белемгә омтылучан укучылар килсен. Хөрмәтле әти-әниләр, баланы олы тормыш юлына чыгарып җибәрү –җиңелләрдән түгел. Үстергән ул – кызларыгыз беркайчан да йөзегезгә кызыллык китермәсен. Алардан һәрчак шатлыклы хәбәрләр, күңелгә ятышлы яңалыклар гына килеп торсын, - диде үз чыгышында район башлыгы.
Нет комментариев