Зәйдә район җитәкчелегенең бизнес-бергәлек белән очрашуы булды
Яңалыклар

Зәйдә район җитәкчелегенең бизнес-бергәлек белән очрашуы булды

Бүген Зәй шәһәре хакимиятендә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән фикер алышу оештырылды.

Инде традициягә әверелгән очрашуда  кече һәм урта бизнес җитәкчеләре, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрлеккә ярдәм, салым инспекциясе вәкилләре икътисадның актуаль мәсьәләләре, яңа үсеш инструментлары һәм уртак эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. 

Очрашуны ачып җибәреп район башлыгы Разиф Кәримов иң беренче эшмәкәрләргә актив гражданлык позицияләре, гуманитар йөкләр формалаштыруга керткән өлешләре, махсус хәрби операциядәгеләргә, аларның гаиләләренә  ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. 

“Уңышлы бизнес һәм социаль җаваплылык — район икътисадын ныгытуга һәм уртак Җиңүне якынайтуга бердәм юл”, - дип билгеләп үтте ул.

Ә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Сәхабетдинова үз чыгышында  районның социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат бирде. 

“Тышкы кыенлыкларга карамастан, Зәй муниципаль районы республиканың икътисади лидерлары унлыгында үз позициясен саклап кала.  Районда 321 кече һәм микропредприятие, 1167 шәхси эшмәкәр һәм 4369 үзмәшгуль уңышлы эшли. 2025 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта предприятиеләрнең товар  әйләнеше 11 млрд сум тәшкил ите.  Ваклап сату әйләнеше 10 млрд сумнан артып китте. Ерак авылларда яшәүчеләрне товар белән тәэмин итүче эшмәкәрләргә аерым рәхмәт” – диде ул. 

Очрашуның мөһим темасы сәнәгать потенциалын үстерү мөмкинлекләре булды. Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре чыгыш ясады. Инвестиция директоры Рөстәм Вәлиев һәм баш инвестиция менеджеры Римма Шакирова сәнәгать предприятиеләре өчен преференцияләр турында сөйләделәр.

Ә сәүдә-сәнәгать палатасының  территориаль үсеш департаменты директоры Ринат Сабиров республика эшмәкәрлек бергәлеге өчен сәүдә-сәнәгать палатасы системасы мөмкинлекләрен бәян итте.

Киңәшмәдә эшмәкәрләр өчен мөһим булган салым темасы да күтәрелде. 2026 елның төп салым яңалыклары турында 11нче районара салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Новикова җентекләп сөйләде. Эшмәкәрләргә патент системасын куллануның яңа кагыйдәләрен,   НДС буенча үзгәрешләрне аңлатты һәм башка кирәкле мәгълүматларны бирде.

Разиф Кәримов район территориясендәге икътисади зона һәм сәнәгать паркына аерым тукталды. 

- Республика Рәисе карары белән кабул ителеп, безнең район территориясендә булдырылган “Яшел үзән”  икътисади зонасы тиздән безнең икътисадның локомотивы булачак. Биредә алты резидент - алты завод, 500гә якын эш урыны, 20 млрд.ка якын сумлык инвестицияләр. Әлеге мәйданчык район өчен бик файдалы булыр дип өметләнәбез. Шулай ук “Прогресс” сәнәгать паркына да зур өметләр баглыйбыз. Бүгенге көндә “Прогресс” сәнәгать паркында 50,2 га мәйданда 3 резидент эшли, әле яңа  компаньоннар өчен резервлар бар, буш мәйданнар 48 га ны били, теләгән эшмәкәрләр анда үз эшләрен көйли ала, - диде район башлыгы.

«Доминант-Инфо» ҖЧШ бизнесны үстерү үзәге директоры Елена Гайнетдинова үз чыгышында  актуаль финанс программалары турында сөйләде. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  башлыгы Екатерина Андреева хәрби  ветераннарны эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту программаларына аерым басым ясады. 

“Махсус хәрби операциядә катнашып инвалидлык алганнар  һәм ветераннарны эшкә алучы эш бирүчеләр өчен хезмәткә түләү чыгымнарын компенсацияләү (200 мең сумга кадәр) һәм махсус эш урыннары белән тәэмин итү каралган”, - диде ул.

Эшлекле очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Район башлыгы Разиф Кәримов күпьеллык уңышлы эшчәнлекләре  һәм социаль-җаваплы бизнес алып барулары өчен Елена Гайнетдиновага (“Доминант-инфо"),  Игорь Громовка ("Зайнефтепереработка"), Александр Никитинга (“Энергостроймонтаж"),  Ольга Шугулевага (“Инструментлар йорты"),  Рәйхан Минаҗиевка («Зәй керамзиты») Мактау грамоталары тапшырды.  

Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев Рәхмәт хатларын  Альберт Әюповка, Ринат Галиуллинга һәм Оксана Арслановага бирде.

Очрашу тере диалог форматында узды, эшмәкәрләр үз сорауларын биреп, төпле җаваплар ала алды.


Нет комментариев