Зәйдә район басмаларын хәйрия акциясе кысаларында бүләк итү мөмкинлеге бар
Яңалыклар

Зәйдә район басмаларын хәйрия акциясе кысаларында бүләк итү мөмкинлеге бар

Бүген “Зәй-информ” редакциясенә хәйрия акциясе кысаларында район басмаларын райондашларга яздырырга теләүчеләр килде. Алар “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлеге сәркатибе Петр Тимаськов һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең җирле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Феофанова булдылар.

“Замана ничек кенә алга бармасын, көндәлек хәбәрләр белән танышу интернет челтәрләре аша мөмкин булса да, матур фотосурәтләр урнаштырылган, тулы, объектив  язмалар бирелгән газеталарны кулга алып укуга җитми. Ә районыбызда социаль яклау кирәк булган өлкән буын нәкъ менә вакытлы матбугат белән кулга алып танышу яклы. Шуны күздә тотып шәхсән, өлкән буын кешеләренә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын яздырып бүләк итәргә карар кылдым. Ярты ел дәвамында алар өлкән кешеләрне район хәбәрләре белән таныштырып торсын”, - диде Петр Владиславович.
Бу теләкләргә Гөлнара Миңнулловна да кушылды. Ул да журналистлар берлеге исеменнән өлкән кешеләргә район басмаларын бүләк итте.     
 


Нет комментариев