Зәйдә «Подписка бүләк ит!» акциясе дәвам итә
Яңалыклар

Зәйдә «Подписка бүләк ит!» акциясе дәвам итә

Мөһим акциягә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та кушылдылар.

Олег Викторович махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрү өчен 20шәр «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын яздырды. Илшат Юнысович әлеге максат өчен ике газетаны да 10шарны яздырды.

«Әгәр дә егетләребез туган якларыннан җылы хәбәрләрне район газеталары аша ала алалар икән, аларга бу рәвешле рухи яктан терәк булу бик мөһим. Матур хәбәрләр ирештереп, Җиңүне якынайтыгыз», — диде Олег Викторович.

Изге теләкләргә Илшат Әминов та кушылуын белдерде. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының көче зур булуын ассызыклап, яхшы материал һичшиксез кешеләрне зур эшләргә рухландыра, диде.


Нет комментариев