Зәйдә өлкән яшьтәге социаль хезмәтләр алучылар өчен Гаилә елына багышланган чара узды
Зәйнең «Радость» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Хәтер терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Гаилә елына багышланган чираттагы чара оештырылды.
«Минем гаиләм — минем таянычым» темасына әңгәмә гаилә фотоальбомын карау белән үрелеп барды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылары арасында җиде гаилә пары да бар. Әңгәмә-очрашу барышында өлкән яшьтәге ир белән хатын үзләренең ничек танышуларын, ничек гаилә корулары, беренче балаларының тууы, оныкларын ничек көтүләре турында искә төшерделәр.
«Кызганычка каршы, социаль хезмәт алучылар арасында тол калучылар һәм ялгыз яшәүчеләр дә бар. Ләкин алар да хатирәләргә чумып, гаилә альбомнарын чыгарып, тормыш иптәшләре, балалары турында бик теләп сөйләделәр», — ди социаль хезмәткәрләр.
Җыерчыклы куллары белән фотосурәтләрне яратып караганда, күзләренә яшь тә килә... Ләкин апа-абыйлар гомерләренең күңелле мизгелләренә әйләнеп кайту мөмкинлеге өчен рәхмәтле. Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә соң, дигән сорауга барысы да бертавыштан: «Иң мөһиме — бер-береңә хөрмәт һәм ышаныч», — дип җавап бирделәр.
Фотолар социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев