Зәйдә «Өченче буын университеты»нда рәсем сәнгате дәресләре башланды
Яңалыклар

Зәйдә «Өченче буын университеты»нда рәсем сәнгате дәресләре башланды

Зәй районында өлкән буынның аралашу үзәгендә «Өченче буын университеты»ның беренче дәресләр узды.

14 октябрьдә «Декоратив-гамәли сәнгать» курсы старт алды. Укытучы катнашучыларны уку программасы белән таныштырды, курс максатларын, кулланылачак техникаларны һәм кирәкле материалларны аңлатты. Кереш өлештән соң практик дәрескә күчтеләр — рәсем ясауны өйрәнә башладылар. Педагог җитәкчелегендә өлкәннәр кисточка һәм төсле буяулар белән эшләүнең беренче алымнарын үзләштерде, гади күнегүләр башкарды. Дәрес җылы һәм үзара ихтирам атмосферасында узды.

Катнашучылар иҗади процесска зур кызыксыну белән кушылды һәм укуны дәвам иттерергә теләк белдерде. Киләсе очрашулар расланган расписание буенча узачак.


Нет комментариев