Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Нуруллиннар барысы бергәләп тавыш бирде

Аксарлылар сайлауларга гаиләләре белән килә. Нуруллиннар гаиләсе дә гражданлык бурычын бергәләп үтәү өчен барлык гаилә әгъзаларының җыелып беткәннәрен көткәннәр.

Зөлфия һәм Илнур Нуруллиннар ныклы йорт-җир җиткереп, авылның тырыш, булган гаиләсе булып яшиләр. Өч балага гомер биреп, аларның киләчәген кайгырталар. 

- Россия Президентын сайлауларга бөтен гаиләбез белән килү өчен балаларның ялларга кайтуын көттек. Илдә игълан ителгән Гаилә елында үзебез өчен бер вакыйга ясадык, - ди Зөлфия ханым елмаеп. 

Ә кызлары Назилә исә әле сайлауларда беренче тапкыр катнашкан. Ул да бу көнне үзе өчен мөһим вакыйга, ди. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев