Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Нәүрүз» бәйрәмен каршыладылар

21 мартта бөтендөньяда табигатьнең яңарыш бәйрәме — Нәүрүз билгеләп үтелә.

Бу табигатьнең кышкы йокыдан уянуын билгеләп уза торган көн. Шул уңайдан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Нәүрүз — кояш һәм яз бәйрәме» фольклор бәйрәм булып узды.

«Каприз» балалар хореография коллективы бәйрәмне дәртле бию белән ачты. Чарада кунаклар Нәүрүзнең барлыкка килү тарихын, аны төрле халыклар ничек бәйрәм итүләрен белделәр. Татарстан Республикасында Нәүрүз бәйрәме традицияләре турындагы мәгълүматлар аеруча игътибарга лаек булды.

Тере табигатьнең күп төрле тавышларын, язның беренче ноталарын якут музыка коралы хомуста, үзәкнең социаль педагогы Кюнняй Манжурьева башкарды. Ул «Пробуждение» композициясен уйнап күрсәтте.

Бәйрәм «Вдохновение», «Звездочки» вокаль ансамбльләре чыгышы, «Калинка» кашыкчылар ансамбле уены белән үрелеп барды. Балалар һәм өлкәннәр традицион халык уеннарында бик теләп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев