Зәй эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыз билгесез кешенең аның паспорт мәгълүматларын кулланып, 7400 сумлык кредит рәсмиләштерүгә килешү төзүе турында мөрәҗәгать иткән.
Узган атнада компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең ике очрагы теркәлгән.
«Мошенниклар үзләрен кәрәзле элемтә хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануын хәбәр итәләр. Сим-картаның эшен „озайту“ өчен гражданга „операторга“ смс кодын тапшырырга кирәк. Аны алгач, мошенниклар сим-картаның дубликатын ясыйлар яки шалтыратуларны һәм смсны башка номерга күчерәләр. Бу аларга алданган кешенең онлайн банкына, почтасына, дәүләт хезмәтләренә һәм башка шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеген бирә. Узган атнада ике зәйле шул рәвешле зыян күреп, бүлеккә мөрәҗәгать итте», — дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Район эчен эшләр бүлеге хезмәткәрләре мондый ситуацияләрне аңлатып, сим-карталарның гамәлдә булу срогы юклыгын ассызыклыйлар.
«Шалтыратучыларга беркайчан да кодлар һәм башка мәгълүмат бирмәгез. Игътибарлы булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез», — дип искәртә полиция хезмәткәрләре.
Нет комментариев