Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә медицина учреждениеләре заманчалаша

Зәй районында сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңарту көн үзәк мәсьәләләрнең берсе.

Ел саен бу максатларга 700 млн. сум тирәсе юнәлтелә. Быел 200 млн. сум чамасына үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеге капиталь төзекләндерелә. Авыл җирлекләрендә тагын җиде фельдшер-акушерлык пункты яңартыла, бер ФАП өр-яңадан төзелә.
Бүген район авылларында алып барылучы мөһим эшләрне карау барышында төзекләндерелүче ФАПлар аерым игътибарга алынды. Кәрәкәс авылында сафка баскан модулле ФАП әйләнә-тирәсендә яшелләндерү эшләре башкарылгач Шәһәр көненә тантаналы төстә ачылачак. 
- Узган ел без авыл җирлекләрендә 6 ФАПны төзекләндердек, Сарсаз-Багражда яңасын булдырдык. Быел исә яңартылган медицина учреждениеләре тагын да арта. Мәсәлән, Бигеш авыл җирлегенә кергән Кәрәкәс авылында яңа ФАП сорап халык җыены барышында кешеләр мөрәҗәгать иткән иделәр, без аны быелга планга кертттек. Хәзер менә авыл халкына заманча шартларда медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук киләсе елга үзәк дәваханәнең стоматология һәм гинекология бүлекләрен төзекләндерү өчен проектлар әзерлибез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев