Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр медальләр белән бүләкләнде
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр медальләр белән бүләкләнде

Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуда махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк формалаштыруда һәм илтүдә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән Зәй муниципаль районы илебезне саклауга лаеклы өлеш кертә. Хәрбиләрне һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, дистәләрчә тонна гуманитар ярдәм озатыла.

Район башлыгы Разиф Кәримов “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен” медале белән  бүләкләнде. Разиф Галиевичка медальне хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов тапшырды.

Мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев та шундый ук медальгә лаек булды.

“Технопарк” ҖЧШ директоры Данияр Хәсәнов, волонтер Елена Хисаметдинова «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнделәр.

"Зәй керамзиты" ҖЧШ баш механигы Руслан Гаврилов, шәхси эшмәкәрләр Виталий һәм Семен Софиннар «Гуманитар конвойда катнашучы» медале тапшырылды.


Нет комментариев