Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә матбугат ветеранын туган көне белән котладылар

Бүген 24 ел «Новый Зай» район газетасын җитәкләгән хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юлия Корневаның туган көне.

Татарстан Журналистлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Гөлнара Феофанова, «Новый Зай» газетасы баш редакторы Роза Илалтдинова Юлия Васильевнаны өенә барып, туган көне белән котладылар.

Юлия Васильевна Корнева — Зәй матбугатының танылган шәхесе, ул гомере буе сайлаган һөнәренә тугры калып, бөтен көчен журналистикага багышлады. Талантлы, энергияле редактор җитәкчелегендә редакциядә матбугат үзәге булдырыла, яшь хәбәрчеләр мәктәбе, «Родничок» Зәй шагыйрьләре клубы эшли. Ул шулай ук Зәйнең «Лестница» яшьләр газетасына да нигез сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев