Зәйдә мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар
1 сентябрьгә барлык мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителергә тиеш.
20 августта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Хаҗипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Көн кадагындагы төп мәсьәлә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү иде. Утырышта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм шәһәр прокуратурасы вәкилләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
1 сентябрьгә мәгариф учреждениеләрендә барлык ремонт эшләре төгәлләнергә, янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителергә, атап әйткәндә, пищеблоклар, янгыннан саклау сигнализацияләре һәм янгын сүндерү чараларының эшләве, эвакуацияләү маршрутлары тикшерелергә тиеш. Кирәк булганда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр һәм персоналны укыту һәм инструкция уздыру мөһим. Моннан тыш, мәктәп автобуслары һәм маршрутларын кабул итү булачак.
- Яңа уку елы башланыр алдыннан гомуми белем бирү учреждениеләрендә безнең өстенлекле бурычыбыз - балаларның гомерен һәм сәламәтлеген, шулай ук белем бирү процессының сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген саклап калу өчен куркынычсыз шартлар тудыру, - дип йомгаклады утырышны Ренат Миратович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев