Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үтә.
Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин катнаша.
Август киңәшмәсе кысаларында күргәзмә тәкъдим ителде
Иң башта кунаклар “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылган мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм мәктәп укучылары белән алып барылучы эшчәнлек, өстәмә белем бирү учреждениеләрендәге эшне чагылдырган бай күргәзмәне карадылар, укучыларның иҗат эшләре, иҗади чыгышлары белән таныштылар.
Андрей Федоров балаларның талантын, педагогларның тырышлыгын югары бәяләде, алга таба да шушы темплар белән эшләргә чакырды.
Нет комментариев