“Хәзерге вакытта мотоциклчының шәхесен ачыклау буенча чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән
17-23 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 121 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Икесендә аның зыян күрүчеләр бар.
19 августта җәяүлене мотоциклчы бәрдерү очрагы теркәлгән. 16 сәгать 34 минутта дежур частька район үзәк дәваханәсенең травматология кабинетыннан 2018 елда туган балигъ булмаган кызның имгәнүе турында хәбәр килгән. Кыз дәваханәнең травматология бүлегенә госпитализацияләнгән.
Узган атнада юл инспекторлары руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче туктаткан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев