Кичә Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йортында районыбызның билгеле шәхесе - шагыйрь һәм композитор Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин истәлегенә зур чара үтте
Ул Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстандагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап, районыбызның иҗади хезмәт остасын зурлап, җылы атмосферада оештырылды.
Шәхес истәлегенә мемориаль такта
Билгеле булганча Разим Вәлиуллинның районыбызның Кәдек авылында туган. Кәдектә башлангыч, Фёдоровкада җидееллык, Әлмәт шәһәренең 1нче урта мәктәбендә урта белем алган, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлын укытучы буларак башлаганнан соң, Лениногорск музыкаль-педагогия училищесында эшли, аның директоры була, "Чишмә" иҗат берләшмәсен оештыра, аның белән 23 ел җитәкчелек итә, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенең җаваплы сәркатибе вазифасында эшли, Татарстан Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли. Ул берничә китап авторы, хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин премиясе ия булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Әлеге мөхтәрәм шәхеснең Зәй районыннан булуы зәйлеләр өчен зур горурлык. Аның якты истәлеге якташлары күңелендә саклана. Кичә аның истәлегенә туган авылы Кәдектә ул туган йортка мемориаль такта куелды, каберенә зират кылып дога укылды. Тантаналы чарада Әлмәт Аксакаллар шурасы әгъзалары, Бөтендөнья татар конгерссы Әлмәт бүлегеннән вәкил катнашты.
Искә алу чарасы мөнәҗәтләр, азан әйтү бәйгеләре белән дәвам итте
Ә Сармашбаш авылы мәдәният йортында Разим Вәлиуллинны искә алу максатыннан, Әлмәт һәм Зәй районы авылларыннан 30га якын кеше мөнәҗәтләр башкару, азан әйтү бәйгеләрендә катнаштылар.
– «Мәдәният йортыбыз матур моңнарга, күңелләрне кузгатырлык азан тавышларына күмелде, искиткеч җылы, матур чара үтте», – диләр мәдәният хезмәткәрләре.
Разим Вәлиуллинның туганы Кадрия ханым, әлеге күңел кылларын тибрәтерлек чараны оештыручыларга, мөхтәрәм шәхеснең рухын зурлаучы якташларына рәхмәт белдерде.
- фотолар искә алу чарасын оештыручылардан
Нет комментариев