«Авылның җәйге кичләре»: Имәнлебашта күңелле бәйрәм узды
Мәдәният һәм сәнгать

«Авылның җәйге кичләре»: Имәнлебашта күңелле бәйрәм узды

22 августта Имәнлебаш мәдәният йортында «Авылымның җәйге кичләре» исеме астында күңелле кичке уен уздырылды

Чара авыл халкына матур ял һәм күтәренке кәеф бүләк итте: ул матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәм халкыбызның моңлы көйләре белән тулы булды.

Сәхнәдә — авылдашларның моңы

Кичәнең күркәм бизәге булып имәнлебашлыларның чыгышлары торды. Дамир Сидтыйков, Динара Зиятдинова, Алсу Хәйруллина һәм Энҗе Әхмәтҗанова үзләренең моңлы җырларын бүләк итеп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Аларның башкаруындагы җырлар кичәнең рухын баетты, һәрбер тыңлаучының күңеленә үтеп керде.

фотолар мәдәният йортыннан
фотолар мәдәният йортыннан

Кичәнең жылы атмосферасы

– «Җыелган халык бер мәлгә көндәлек борчу-мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Самавырдан кайнар чәй эчеп, тәмле коймаклар белән сыйланып, җыр-биюләрдән ләззәт алды. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бергәләп күңелле уеннарда катнашып, җәйге кичнең матур мизгелләрен уртаклашты. Мондый чаралар авылдашларны берләштерә, аралашырга, бер-беребезгә җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә мөмкинлек бирә», –  дип билгеләп үтте мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Авыл кичләренең кыйммәте

Мондый очрашулар гаиләләрне, төрле буын вәкилләрен бергә туплый, гореф гадәтләрне саклап калуга һәм авыл тормышының үзенчәлекле рухын ныгытуга ярдәм итә. Шундый чараларда гына түгел, һәр җәйге кичтә дә шушы җылылык сакланып торсын — шул авылның иң зур байлыгы.

Җәйге кичләр һәрвакыт шулай җыр моң, бию һәм күңелле уеннар белән ямьле үтсен! Яшәсен авыл! Яшәсен авылның җырлы моңлы кичләре!


Нет комментариев