Зәй мәктәпләре уку елына әзер: куркынычсызлык, санитар торыш һәм юл хәрәкәте иминлеге турында
Яңалыклар

Зәй мәктәпләре уку елына әзер: куркынычсызлык, санитар торыш һәм юл хәрәкәте иминлеге турында

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында шәһәр-район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар

25 августта район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә үтте.

Төп темалар шәһәр-район гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге, 2026 елның 7 ае йомгаклары буенча районда юллардагы вазгыять, юлларны карап тоту буенча эшләрнең барышы иде.

Мәгариф инфраструктурасы һәм ремонт

Гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге турында мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова сөйләде.

Районның мәгариф инфраструктурасы 48 объектны үз эченә ала: 22 мәктәп һәм 4 филиал, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 мәктәп, 16 балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирүнең 3 учреждениесе.

Яңа уку елында районда 5019 укучы парта артына утырачак, аларның 357се — беренче сыйныф укучысы. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9нчы мәктәптә 125 укучы, шул исәптән 7 беренче сыйныф укучысы белем алачак. Балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемнәре 1495 сабыйны кабул итәчәк.

Уку йортларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга җитди игътибар бирелә. Мәсәлән, 6нчы мәктәпнең ашханәсен капиталь ремонтлау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 11,4 миллион сумнан артык, район бюджетыннан 2 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Мәгариф оешмаларын агымдагы ремонтлауга район бюджетыннан 13,7 миллион сум юнәлтелгән. Аерым күләмдәге акча — республика бюджетыннан 14,2 миллион сумга якын — Зәйнең 9нчы мәктәбен капиталь ремонтлауга бүленгән.

Илнар Идиятов фотосы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышы
Илнар Идиятов фотосы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышы

Иминлек: системалар, сак, өйрәнүләр

Барлык мәгариф учреждениеләре дә тревога төймәләре, видеокүзәтү һәм тышкы яктырту системалары белән җиһазландырылган. 48 объектның барысында да металл эзләгечләр бар. Һәр бина автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган, ут сүндергечләр, янгын сүндерү щитлары, эвакуация планнары һәм инструкцияләр белән тәэмин ителгән.

Иминлекне тәэмин итүгә агымдагы елда 7,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Объектларны саклау дифференциаль рәвештә оештырылды: алты учреждениедә «Патрон» ЧОП хезмәткәрләре эшли, калганнарында көндез штатлы хезмәткәрләр, төнлә каравылчылар дежур тора. Әзерлекне тикшерүнең мөһим этабы булып 18 августта узган Бөтенроссия өйрәнүләре тора: террористик куркыныч һәм гражданнар оборонасы сигналлары вакытында гамәлләр өйрәнелде.

— «Районда яңа уку елына әзерлек системалы төстә бара: биналар яңартыла, куркынычсызлык чаралары көчәйтелә, транспорт хәрәкәте җайга салына. Балаларның һәм педагогларның сәламәтлеген саклау — төп бурычыбыз», - диде чыгышында Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы

Яңа уку елы башына мәгариф оешмаларының янгын куркынычсызлыгы торышы турында район янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге башлыгы Андрей Кириллов чыгыш ясады. Август аенда белгечләр районның барлык мәктәпләрендә дә янгын куркынычсызлыгын тикшерделәр.

– «Иң еш очрый торган җитешсезлекләр: янгын сигнализациясенең төзек булмавы, эвакуация планнарының искерүе, ут сүндергечләрнең дөрес урнаштырылмавы, яктырткычлардан каплагычларның алынуы», –  ди Андрей Кириллов.

Илнар Идиятов фотосы
Илнар Идиятов фотосы

Мәктәпләрнең санитар торышы

Яңа уку елына әзерлек барышында мәгариф оешмаларының санитар-эпидемиологик торышы һәм аларга куела торган санитар-эпидемиологик таләпләр турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин чыгышы тыңланды.

Белгечләр Зәй районының барлык 27 мәктәбендә дә профилактик визитлар үткәргәннәр. Тикшерү барышында азык-төлек үрнәкләре алынган, ризыкларның температурасы, яктыртылыш дәрәҗәсе, класслардагы микроклимат, компьютерлар янындагы электромагнит кырлар һәм башкалар тикшерелгән.

2025–2026 уку елында укучылар арасында туклану белән бәйле төркемле авырулар теркәлмәгән.

Күп кенә мәктәпләрдә санитария шартларын яхшырту буенча чаралар күрелгән:

• электрон җиһазларны даими эшкәртү җайга салынган;

• дәресләр расписаниесе укучыларның йөкләмәсен исәпкә алып төзелә;

• яктырткычлар чистартылган, кайбер мәктәпләрдә информатика кабинетларында яктыртылыш дәрәҗәсе нормага җиткерелгән;

• уку кабинетларында термометрлар урнаштырылган;

• кайбер мәктәпләрнең ашханә блокларында һаваны зарарсызландыру өчен бактерицид җиһазлар куелган.

Уку елы дәвамында белгечләр профилактик визитларны, лаборатория контролен дәвам итәчәкләр: ашханә хезмәткәрләре өчен консультацияләр, укучылар өчен сәламәт туклану һәм инфекцияләрне кисәтү турында лекцияләр үткәреләчәк. Мәктәпләрнең санитария хәле һәм туклану иминлеге мәсьәләләре территориаль бүлек контролендә кала.

Илнар Идиятов фотосы, комиссия утырышы
Илнар Идиятов фотосы, комиссия утырышы

Районда юл-транспорт һәлакәтләре: статистика һәм профилактика чаралары

Район дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Белышев 2026 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Зәй районында юллардагы вазгыять һәм аварияләргә анализ ясады.

2026 елның 7 аенда районда матди зыян китергән 325 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән — бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45 очракка күбрәк. Шул ук вакытта зыян күрүчеләр булган аварияләр саны кимегән: 12 һәлакәт теркәлгән (узган ел — 15). Бу аварияләрдә 5 кеше һәлак булган (бер ел элек — 3), 9 кеше тән җәрәхәтләре алган (2025 елда — 22).

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә торган хокук бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. 7 ай эчендә 2236 административ хокук бозу ачыкланган, шул исәптән:

• куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүнең 714 очрагы;

• каршы як полосага чыгуның 129 очрагы;

• исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 51 шофер тоткарланган (шуларның 2се — кабаттан хокук бозган өчен, бу җинаять җаваплылыгына китерә).

Илнар Идиятов фотосы, район дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Белышев чыгышы
Илнар Идиятов фотосы, район дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазифаларын башкаручы Вадим Белышев чыгышы

Җәяүлеләр һәм балалар белән бәйле хәл

Җәяүлеләр катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 1 кеше һәлак булган, 1 кеше тән җәрәхәтләре алган. Ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 2 авария теркәлгән — аларда 2 бала зыян күргән.

Балалар травматизмын кисәтү өчен, автоинспекторлар һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре мәктәп яны лагерьларында һәм «Минем ишегалды лагере» проекты кысаларында чаралар үткәргәннәр: балалар юлда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен ныгытканнар. Уку елы башланыр алдыннан районның барлык беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылачак.

Юлларны карап тоту: иминлек беренче урында

Шәһәр-районда юлларны карап тоту, разметка сызу, чокырларны ямау эше барышы белән “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Дмитрий Шашин һәм “Благострой” ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов таныштырды.

Эмиль Галеев, утырышка йомгак ясап, түбәндәгеләрне искәртте: башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарының өстенлекле бурычы – балаларның гомерен һәм сәламәтлеген, шулай ук белем бирү процессының сыйфатын саклап калу өчен имин шартлар тудыру. Бу юнәлештә бергәләп нәтиҗәгә эшләргә чакырды.

  • Илнар Идиятов фотолары

Нет комментариев