Гранит плитәләрдә махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтмаган якташларыбызның һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкләр.
Комплексны ачу 2026 елның августына планлаштырылган.
15 апрельдә район хакимиятендә мемориаль комплекс булдыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Катнашучылар нәтиҗәләр ясадылар һәм эшләрнең катгый рәвештә график буенча алып барылуын расладылар.
Утырышта яңгыраган төп карар булачак һәйкәл концепциясенә кагыла. Мемориал махсус хәрби операциядә катнашучыларга гына багышланмаячак. Гранит плитәләрдә башка локаль сугышларда һәлак булган якташларыбыз һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының исемнәре мәңгегә сакланачак.
Бүгенге көндә нәрсәләр эшләнгән? Һәйкәл өчен фигураларны ябыштыру тәмамланган диярлек. Монумент өчен гранит 100 процентка әзер һәм исемнәрне гравировкалау этабын көтә. Җиңү көненнән соң, монтаж эшләре башланачак. Мемориалны кулланылышка тапшыруның срогы - 2026 елның августы.
Нет комментариев