Зәйдә кушылган иң популяр һәм сирәк бала исемнәре
Яңалыклар

Зәйдә кушылган иң популяр һәм сирәк бала исемнәре

Зәйнең ЗАГС бүлеге 2026 елның беренче яртыеллыгында сабыйларга кушылган иң сирәк һәм иң популяр исемнәрне атады.

Малайларга иң сирәк кушылган исемнәр - Тальха, Умар, Ян,  Никон, Леон.  Кызлар арасында –Айла, Афина.

Ата-аналары малайлар өчен ешрак  Даниил, Максим, Михаил исемнәрен сайлаган. Кызларга исә Эмилия,  Оливия,  Айлин, Полина кебек исемнәр ешрак кушылган.

Зәй яшьләре өйләнешү өчен матур датаны сайлый. 26 июньдә (26.06.2026) 11 яшь пар никахларын законлы төстә теркәгән.

Мондый “көзгеле” даталарны күпләр гаилә тормышын башлау өчен символик дата дип саный, шуңа күрә ул яшьләр арасында популяр.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, матур һәм “көзгеле” даталар ел саен яшь парларның игътибарын җәлеп итә. Күп кенә парлар туйны нәкъ менә шундый көннәргә планлаштыралар, аларны гаилә кору өчен уңышлы дип саныйлар.


Нет комментариев