Зәйдә куркынычсызлык чараларын барлыйлар
Социаль ярдәм учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, алар килеп чыкканда эвакуация чараларына алдан әзерләнү бик мөһим.
Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә янгын булган очракта эвакуация ясау чаралары буенча өйрәнүләр үткәрделәр.
Иң башта үзәктә булучыларга күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик чараларны барлау бүлеге өлкән инспекторы Зөлфия Ризванова янгын килеп чыкканда үзәк хезмәткәрләренең нәрсә эшләргә тиешлеген яхшылап аңлатты. Ә шартлы янгын учреждениеның беренче катында чыкты. Бу вакытта бинада булган 29 кеше тиз арада эвакуацияләнде. Тышка чыккач бер-береңне барлау үткәрелде. Шулай ук янгын турында тиз арада хәбәр итү дә тикшерелде.
Фотолар янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев