Зәйдә Космонавтика көненә багышланган рәсем конкурсы узды
Эшләрдә күбрәк зәңгәр, алсу, сары төсләр хакимлек итә. Ә йолдызлар бар җирне балкытып янып торалар.
Зәй балалары космосны менә шулай итеп күз алдына китерә. Үзләренең фантазияләрен алар рәсемнәргә төшерәләр.
“Энергетик” Мәдәният сараенда Косманавтика көненә багышланган “Без йолдызларга юл салдык” рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Анда рәсем сәнгатен өйрәнүче 30лар бала үз эшен тәкъдим итте. Иҗат эшләрен укучылар төрле буяулар, карандаш белән ясаганнар. Әйтерә кирәк, бәйгедә катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады. Яшь рәссамнарга диплом һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Конкурсны оештыручыларның максаты - балаларга космонавтика тарихын өйрәтү, космонавт һөнәренә кызыксыну уяту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев