Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә танылган язучылар белән очрашу циклы дәвам итә. Иртәгә китап укырга яратучы зәйлеләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах белән очраша.
«Үткен каләм ияләре» дип исемләнгән кичә көндезге сәгать 11дә башлана. Анда Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп премияләр иясе, шул исәптән Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган Ленар Шәех һәм әлеге зур бүләккә ия язучы Рифат Сәлахка китап укучылар шәхсән үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
Нет комментариев