Зәйдә каты авырулы гражданнарга сиделка хезмәте күрсәтелә
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла.
Бу шул исәптән стационарны алмаштыра торган технологияләр кертүне дә күздә тота, шулардан берсе — каты авырулы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга сиделка хезмәтләрен күрсәтү.
Зәйдә ел ахырына кадәр әлеге хезмәтләр буенча 10 кешене колачлау планлашырыла.
Озак вакыт карау системасы кысаларында сиделка хезмәте (атнага 28 сәгать) бушлай күрсәтелә.
Сиделка хезмәтләренә мохтаҗлык Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган форма буенча чит кеше ярдәменә бәйлелекне бәяләү бланкы нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә. Бәяләүне үткәргәндә исәпкә күп факторлар алына: болар — яшәү шартлары да, уңайлыклар да, карарга сәләтле һәм карарга теләүче туганнарның булуы да.
Шуннан соң өлкән яшьтәге гражданинга (инвалидка) «Сиделка» хезмәте күрсәтү турында карар кабул ителә һәм социаль хезмәт алуның индивидуаль программасы төзелә, аның нигезендә өлкән яшьтәге кешегә кирәкле хезмәтләр күрсәтелә.
Әлеге хезмәтләрне Чаллының «Ярдәм үзәге» АНО хезмәткәрләре күрсәтә. Эш «Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла, алар хезмәткә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарны да, сиделкаларны да сайлап алуда катнашалар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту өчен, айга кимендә бер тапкыр өлкән яшьтәге ун кешенең һәрберсенә барачак.
Фото «Радость» үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев