Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә каникуллар чорында ишегалды лагерьлары эшли

Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды.

Зәйдә балалар ял вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрсен өчен яшьләр эшләре идарәсе «Минем ишегалды лагеры» проекты кысаларында эшне кабат яңарта. Бүгеннән шәһәрнең алты ноктасында ишегалды лагерьлары эшли. Алар Тавлин урамы 32нче йорт, Җиңү Проспекты 1/07 йорты, Гагарин урамы 55нче йорт, Төзүчеләр урамы 14, Октябрь урамы 1 Б йорты ишегалларында, «Энергететик» Мәдәният сарае каршында оештырыла.

«Әйдаманнарыбыз балалар белән 14:30 дан 16 сәгатькә кадәр эшли. Анда төрле күңел ачу программалары, хәрәкәтчән уеннар каралган. Проект әти-әниләре эштә чакта кече яшьтәге балаларны мавыктыру, караулы итү максатын күздә тота», — ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Аделия Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев