Зәйдә исерекләр низагы пычак җәрәхәтләре белән тәмамланган
Җинаятьтә гаепләнүче тоткарланган.
21 августта Зәй район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә ике ир-ат мөрәҗәгать иткән. Алар пычак белән җәрәхәтләнгән, исерек хәлдә була. Оператив-эзләү чаралары барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп 39 яшьлек Зәй кешесе тоткарлана. Ул конфликт чыгып, исерек хәлдә ике зыян күрүчегә пычак белән кадаганлыгын аңлаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев