Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә йөзъяшәр сугыш ветераны юбилеен билгели

Бүген 11 июльдә Зәй шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе Валентина Лукьяновна Лыкова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөхтәрәм ветеранны тәбрикләргә аның йортына район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Олег Морозовның һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның ярдәмчеләре, район җитәкчеләре, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, сәнгать осталары килде.

Валентина Лукъяновнаның бүгенге көндә биш баласыннан өчесе исән, алар кыз туганнар. Ә инде онык, оныкчык, аларның балаларының санына тиз генә чыгу да мөмкин түгел. Шунысы мөһим, алар барысы да мөхтәрәм ветеранны кадерләп яши.

— Без әниебезнең сугыш чоры турындагы хатирәләрен бик авыр искә алуын беләбез. Әле хәзер менә Украинада барган хәлләрне дә ул телевизордан күз яшьләре белән карый, тиз көннәрдә бу авыр хәлләр бетсен, дип тели, — ди аны тәрбияләп торучы төпчек кызы Вера Курапова.

Бөек Ватан сугышы чорында Валентина Лукьяновна 2нче Белорусия фронтында тарихта билгеле Курск сугышын үткән кеше. Ул шәфкать туташы сыйфатында Украина, Белорусия, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Шуңа да бүгенге Украинадагы хәлләргә ул аеруча нык борчылу белдерә. Валентина Лыкова тумышы белән Курск өлкәсенең Нижнее Еремино авылыннан. Алар саласын фашистлар 1941 елда окупацияли. Бу чорда район поликлиникасында кече медицина персоналы булып эшләгән Валентина авылдашлары белән бергә дошманнар кулы астында кала. 1943 елда авылны азат итәләр, ә аны шәфкать туташы сыйфатында сугышка чакырып повестка килә. Иң беренче сугыш кырында очрашуы аның Елец шәһәре янында була, аларның яралылар алып бара торган поездын фашистлар бомбага тота. Аларга атышлар барган чорда да яралыларны үз җилкәләрендә ташырга туры килә. Аннан соң Валентина Лукъяновна атлы санитар ротада хезмәт итә. Шул вакытта алар булачак ире Николай белән очрашалар.

Ә Зәйгә алар гаиләсе 1958 елда килеп төпләнә. Һәм бүгенге көнгә кадәр сугыш ветераны районыбызның мөхтәрәм заты булып гомер итә.

— Сез сугыш чорында да, сугыштан соңгы елларда да күп авырлыклар күргән буын. Түземлелегегез, тырыш булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, — диде район башлыгы ветеранга РФ Президенты һәм ТР Рәисе котлау хатларын һәм бүләкләр тапшырып.

Валентина Лыкованы туган көне белән видеоязмада Олег Морозов һәм Николай Нефедов та тәбрикләделәр. Ә сугыш чоры, патриотизм турындагы җырлар ветеранның күңел кылларын тибрәтте, ул шактый озын күплетлы шигырь сөйләп тә сокландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев