Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы узды

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә «Энергетик» Мәдәният сараеның иҗат коллективлары концерт программасы белән килде.

Концерт программасы "Бу дөнья  ничек матур" дип аталды. 

Бәйрәмдә когнитив тайпылышлары булган көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар, «Пульс» актив пенсионерлар клубы вәкилләре, «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә реабилитация узучылар, сукырлар җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Кичәдә катнашучылар каршында  район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина чыгыш ясап, шәһәрнең бер эре кибетләр челтәре  директоры Юлия Агапова, шәхси эшмәкәр,  үзәктә узган чараларга даими хәйриячелек ярдәме күрсәтеп килүче Гүзәл Хәсбәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Актив тормыш позициясе һәм хезмәттәшлек өчен сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко да бүләкләргә лаек булды.

Концертта «Заиночки» ветераннар хореография, «Русская душа» халык вокаль ансамбльләре, Виктория Шәрәфиева, Дмитрий Иванов, Альбина Габидуллина, Фәннур һәм Тәслимә Миннекәевлар чыгыш ясады.

Чара кунаклары концерт тәмамланганнан соң да чыгыш ясаучыларны озак алкышладылар,  бәйрәм кәефе бүләк итүләре өчен артистларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Фотолар "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев