Зәйдә икмәк кабул итү предприятиесендә янгын чыккан
Зыян күрүчеләр юк һәм утның таралуына юл куелмаган.
Бүген иртән "01" хезмәтенә Зәй икмәк кабул итү предприятиесенең (Беренче май урамы, 1 адресы) ашлык складында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр ачык утның таралуына юл куймый. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев