Зәйдә язгы чорда гадәттән тыш хәлләргә юл куймау чараларын барлыйлар
Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев рәислегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында катнашучылар өч мәсьәләне тикшерделәр.
Зәй муниципаль районы территориясендә бруцеллез таралуга юл куймау чаралары турында «Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе» баш ветеринар табибы Фоат Исламов хәбәр итте:
— Көннән-көн безнең республикада һәм тирә-як төбәкләрдә эпизоотик иминлек буенча киеренкелек арта бара. Быел Кайбыч районында эре мөгезле терлек бруцеллезы теркәлде. Йогышлы авырулар таралуының төп сәбәбе — хайваннарны һәм кошларны, азыкны рөхсәтсез кертү һәм предприятиеләрне биологик саклауның түбән булуы. Бруцеллез күпчелек хайваннарда бозаулый алмау куркынычы тудыра. Инфекция йогу кешеләр өчен дә буыннар зарарлануы һәм алга таба инвалидлыкка китерү ихтималы белән куркыныч.
Ә язгы чор җитү сәбәпле торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен кардан, боздан чистарту турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов хәбәр итте:
— Түбәләрне һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарны кар-боздан чистарту даими алып барыла. Түбәдән төшерелгән кар һәм боз тротуарлардан, юллардан алып ташлана. Кар чыгару узган елның 21 ноябреннән башланды. Урамнарны һәм юл өлешен җыештыру «Благострой» оешмасы хезмәткәрләре көче белән башкарыла. Ә «Новости Заинска» рәсми сайтында, ВКонтакте аккаунтында һәм Телеграмм каналда даими төстә урамнарны җыештыру графигы турында мәгълүмат урнаштырылып тора.
Киңәшмәдә шулай ук, язгы су басуларга урын куймау буенча эш оештырылышы турында да фикерләштеләр. Язгы ташкын белән бәйле табигый гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук тормышны тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен районның структур бүлекчәләре җәлеп ителгән. Су басуга каршы чараларны башкару өчен 139 кешедән торган төркем һәм 51 берәмлек техника һәм 2 берәмлек йөзү чаралары булдырылган. Районда суны суырту өчен мотопомпалар, автоном электр белән тәэмин итү чыганаклары бар. Авыл җирлекләрендә 35 мотопомпа бар. «Благострой» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешмалары көче белән барлык су үткәрү торбаларын, су агымы торбаларын һәм канауларны чистарту оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев