Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Мария Новокуповага 101 яшь тулды

Мария Романовнаны Зәйнең тере легендасы атыйлар, ул гомерен акушер хезмәтенә багышлый һәм бик күп балаларның кендек әбисе була.

1941 елда 18 яшьлек Марияне фронтка алмыйлар, чөнки ул бик ябык һәм кечкенә була. Шуңа күрә сугыш елларында ул солдатлар өчен форма тегә һәм иске киемнәрнең тишек-ертыгын ямый. 1947 елда Алабуга фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлый, аннан Зәй районы Якты Күл авылында ФАП мөдире булып эшли башлый.

Район үзәк дәваханәсенең акушерлык бүлегендә 43 ел эшләү дәверендә ул 3600 баланың якты дөньяга килүенә ярдәм итә. Аның бәхетле ата-аналардан, район җитәкчелегеннән, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган Рәхмәт хатларыннан калын папкасы бар.

Мария Романовнаны туган көне белән котларга хезмәттәшләре — район үзәк дәваханәсенең ветераннар советы рәисе Валентина Боярова һәм бала тудыру бүлегенең өлкән акушеркасы Снежана Усманова, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов килде.

Шулай ук ветеранга РФ Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисе Олег Морозовның котлау телеграммасын депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова укып, депутат исеменнән бүләк тапшырды.

Мария Новокупова котлаулардан күңеле булып, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Россия һәм Бөек Ватан сугышы турында үзе язган шигырьләрне укыды.

Фотолар «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев