Зәйдә яшь волонтерлар изге гамәлләр кылу турында фикерләшергә берләште
Яңалыклар

Зәйдә яшь волонтерлар изге гамәлләр кылу турында фикерләшергә берләште

Бүген Зәйнең “Созвездие” балалар ял лагерында “Мәрхәмәтле гамәлләр мәктәбе” профильле сменасы эшли башлады. Анда район мәктәпләренең волонтерлар оешмасы әгъзалары җыелды.

Яшь волонтерлар биредә “Татарстан Республикасының волонтерлар хәрәкәте мәгълүмати-ресурс” үзәге вәкилләре белән очрашты. “Мин-лидер”, “Чаралар оештыру процессы” темаларына лекцияләр тыңладылар. Шулай ук интеллектуаль квиз, иҗади кичәдә дә үзләрен сынадылар. 
Иртәгә исә программада хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Дмитрий Соловьев белән очрашу планга куелган. “Волонтеры-медики” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары белән әңгәмә,  “Эко- волонтерлар” белән очрашу, “Беренчеләр хәрәкәте” район оешмасы җитәкчесе, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы белән сөйләшүләр күздә тотыла. 
Кыскасы, яшьләрне төрле өлкәләрдә мәрхәмәтле гамәлләр кылу буенча укытулар үтә. 
 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән. 


Нет комментариев