Яшь сайлаучылар клубы үз фикерен иркен белдерә алган, нәрсәдер өйрәнергә, вакыйгалар турында үз фикерләре белән уртаклашырга теләгән яшьләр берләшмәсе булып тора.
- «Яшь сайлаучылар клубы» проектының максаты – яшь буынның актив тормыш һәм гражданлык позициясен булдыру, шулай ук яшьләр арасында хокукый грамоталылыкны арттыру. Әлеге клуб югары сыйныф укучылары һәм студентлар, 30 яшькә кадәргә эшче яшьләрне берләштерә, - ди “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Зәй бүлеге җитәкчесе Антон Александров.
Бу көннәрдә 7нче урта мәктәп базасында Антон Александров әлеге юнәлешне үстерү максатыннан агитация лекциясе уздырды.
Нет комментариев