Зәйдә янгын куркынычсызлыгы буенча ведомствоара чара узды
19 мартта Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Әзерлек 01» уен-викторинасы узды.
Туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын куркынычы янаган ситуацияләрдә үзеңне ничек тоту киркәлеген гамәлдә ныгыту максатыннан социаль хезмәт алучылар белән кызыклы уен үткәрде. Уен вакытында социаль хезмәт алучылар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләрне сайладылар.

«Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте»нең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина һәм район янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева гадәттән тыш хәлләр вакытында көнкүрештә һәм урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларның һәрберсе имитацияләнгән янгынны шәхсән үзе сүндерә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев