Зәйдә госпитальләр өчен карават өстенә куелучы өстәлләр ясый башладылар
Карават өстенә куелучы өстәлләрнең беренче үрнәкләрен абыйлы-энеле Михаил һәм Валентин Атласовлар ясадылар.
Хәзер бу эшкә 4, 7, 9нчы мәктәпләр, татар гимназиясе укучылары да хезмәт дәресләрендә кушылачак.
Әлеге өстәлләр госпитальләргә урын өстендә ятучы хәрбиләр өчен җибәреләчәк.
Атласовлар аларны җиңел генә җыела һәм алып куела торган итеп ясаганнар. Әлеге үрнәкләр мәктәп укучыларына да бирелгән. Өстәлләр ясау өчен фанераларны кулланалар. Шулай ук халыкның да бу ярдәмгә кушылу бик мөһим. Бәлки кемнәрдәдер өстәл өсте итеп куллану өчен яхшы хәлдә сакланган поднослар бардыр. Подносларның озынлыгы — 50, киңлеге 35-40 сантиметрлылары кирәк. Аларны Зәйдә стадионда урнашкан гуманитар ярдәм складына китерергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев