Зәйдә «Георгий тасмасы» акциясе старт алды
Георгий тасмасы - Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп символы, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.
Акция кысаларында Зәй волонтерлары 6нчы мәктәптә булып, Георгий тасмаларын тараттылар. Мәктәп укучылары һәм педагоглар тасмаларны бер горурлык белән кабул иттеләр.
Волонтерлар лентаны дөрес йөртү буенча киңәшләр дә бирә. Шул ук вакытта тасмадагы төрле төсләрнең әһәмияте турында да сөйлиләр: сары – ул ялкын, ә кара – төтен. Икесе бергә солдатларның сугыш кырында шәхси батырлыгы билгеләре булып тора.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев