Зәйдә гаиләләр спорт квестында сынала
30 августа Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында гаилә спорт квесты үткәрелә.
Гаиләләрне күмәк спортка тарту максатын күздә тоткан ярышларда өч кешедән торган — әти-әни, әби-бабай, 6-12 яшькәчә булган бала бер команда булып катнаша. Аның өчен сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе кирәк. Ярышларга әзер булучылар үзләренең теләкләре турында 29 августка кадәр udms.zainsk@mail.ru электрон почтасына яисә 8(85558) 2-80-30 телефонына шалтыратулары сорала.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев