Зәйдә эшмәкәрләрне очрашуга чакыралар
Яңалыклар

Зәйдә эшмәкәрләрне очрашуга чакыралар

4 мартта көндезге сәгать 10да Зәй районы хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов муниципаль районның бизнес-бергәлеге белән очрашуы булачак.

Очрашуда шулай ук салым инспекциясе, сәүдә-сәнәгать палатасы һәм инвестиция-венчур фонды вәкилләре катнашачак. Чарада салым законнарындагы үзгәрешләр, бизнеска ярдәм чаралары каралачак. Алдан теркәлү өчен телефон: 9 90 63, 9 90 62.


Нет комментариев