2023-2024 уку елында шәһәр мәктәпләреннән 22 унынчы сыйныф укучысы эшче һөнәре белгечлеген үзләштерде. Билгеле булганча алар сынауларны уңышлы тапшырып, “2нче разрядлы яктырту челтәре электромонтажчылары” эшче һөнәре белгечлеге алдылар. Аларга белгечлек алу турындагы таныклыкларны ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, “Татэнерго” АҖ җитәкчелегеннән персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Елена Ячина шәһәрнең 7нче мәктәбендә узган чарада тантаналы төстә тапшырдылар.
Пилот проект булган энергоклассның беренче чыгарылышын тәбрикләргә Зәйгә Казан энергетика университеты вәкилләре дә килгән иде. Алар һәрберсе балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Документ белән бергә укучылар ГРЭС әзерләгән бүләк – махсус эмблемалы җиңелчә курткаларга да ия булдылар.
- “Энергокласс”ны безнең ГРЭС предприятиесе, Казан дәүләт энергетика университеты, район хакимияте, мәгариф идарәсе белән берлектә “Яшь профессионал” өстәмә белем бирү программасы нигезендә, “Киләчәккә билет” (“Билет в будущее”) профориентация проектын тормышка ашыру кысаларында туплаган иде. Агымдагы уку елы дәвамында шәһәр мәктәпләренең унынчы сыйныфларыннан 22 яшь кеше онлайн форматта КГЭУ педагоглары тарафыннан теоретик белем алдылар һәм бу белемнәрне ГРЭС хезмәткәрләре кул астында гамәли дәресләрдә ныгыттылар. Гамәли дәресләр исә политехник колледж базасында алып барылды. Ә имтихан барышында укучылар башта теорерияне ничек үзләштерүләрен күрсәтеп язмача җавап бирделәр, соңыннан элетромонтажчы һөнәрен үзләштерү гамәли биремнәрдә сыналды. Укучылар барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырды, укуларның файдалы үтүен расладылар. Без киләчәктә аларны үзебезнең ГРЭС предприятиесендә һәм илнең энергетика тармагында нәтиҗәле хезмәт итәрләр дип уйлыйбыз, - диде ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров.
Әлеге курслар укучыларга чыннан да киләчәк һөнәрен билгеләүгә юнәлеш бирүче булып торды. 22 яшь кеше хәзер үз һөнәрен энергетика тармагы белән бәйләгән очракта башлангыч һөнәри белем үзләштерделәр.
Яшьләр үзләре дә мондый мөмкинлек тудырылуга шат булуларын әйтәләр.
- Мин киләчәктә энергетика тармагында һөнәр сайларга исәплим. Шуңа да энергоклассны үзем өчен зур мөмкинлек бирде, дип шатланам. Без монда онлайн форматта энергетика университеты педагогларыннан теоретик белем алдык, ә ГРЭС мастерлары гамәли дәресләр үткәреп белемебезне ныгытты, - ди 6нчы мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Михаил Авакумов.
Ә тантаналы чара ГРЭСның сәнгать әһелләре чыгышы белән аралашып бәйрәм төсен алды.
Нет комментариев