Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында чаралар уза

4 сентябрьдән Зәйнең “Радость” үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучылар өчен иминлек дәресләре оештырыла. Чаралар «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында социаль эш буенча белгечләр тарафыннан үткәрелә.

 

Әңгәмә барышында белгечләр өлкәннәргә 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында искә төшерәләр. Күп кенә өлкәннәр әлеге бар кешелек дөньясын тетрәндергән көнне әле дә хәтерлиләр. Ул көннәрдә Беслан фаҗигасе бөтен илнең фаҗигасенә әверелә.

Әңгәмә ахырында белгечләр социаль алучылар белән бергә кеше күп булган урыннарда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен төзиләр, телефон аша шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, подъездда шикле әйберләр табылганда эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләшәләр.

Фотолар "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев