Радицон нурланыш алып һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды.
Моннан 39 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында техноген катастрофа килеп чыга. Аны бетерү өчен меңнәрчә кешеләр, үз гомерләрен куркыныч астына куеп эшкә керешә. Алар арасында безнең зәйлеләр дә булган. Бүгенге көндә Зәйдә радицион аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 42 кеше яши.
Бүген алар һәм яшь буын бергәләп Җиңү Бульварындагы монументка чәчәкләр салдылар, катастрофа корбаннарын искә алдылар.
Айгөл Яруллина фотолары.
Нет комментариев