Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә Бөтендөнья әбиләр көнен билгеләп үттеләр

5 мартта Бөтендөнья әбиләр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Зәй комплекслы үзәгенең «Радость» социаль хезмәткәрләре үзләрендә хезмәт алучылар өчен «Минем оныкларым — минем шатлыгым!» дигән әңгәмә үткәрделәр.

— Бу көнне өлкән буын хатын-кызлар үзләренең әби булган мизгелләрен, нинди хисләр кичергәннәрен, балаларына оныклар үстерергә ярдәм иткәннәрен, оныкларының тормышындагы кызыклы һәм әһәмиятле тормыш вакыйгаларын искә төшерделәр. Һәр әби оныкларының казанышлары турында горурланып сөйләде. Кемдер уңышлы спорт белән шөгыльләнә, кемдер институтны тәмамлаган һәм яхшы эшкә урнашкан, кемдер инде үз гаиләсен төзегән һәм оныкчыклар бүләк иткән, — ди социаль хезмәткәр.

Оныкларның да бу көн турында хәбәрдар булулары сөендерә, алар әбиләренә шалтыратып, бәйрәм белән котладылар. Кече буынның өлкәннәр белән элемтәсе һәм үз тамырларын белүе кирәк, бу бәйләнеш тормышны тулыландыра.

Фотодар «Радость» үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев