Яңалыклар

Зәйдә бишенче чакырылыш район Советы утырышы узды

Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы һәм шәһәре Советларының уникенче утырышы узды

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән шәһәр һәм район Советларының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хәбибуллин чыгышлары тыңланды. Утырыш нәтиҗәләре буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.


Нет комментариев