2026 елның беренче яртысында экологлар 430 тонна иске тәгәрмәч җыйган һәм шуны икенчел эшкәртүгә тапшырган
Бу хакта Казанда узган Щеповских исемендәге XXI фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сөйләде.
Министр сүзләренә караганда, тәгәрмәчләрне тапшыру пунктлары республиканың 36 районында эшли.
“Аларны кабат эшкәртеп, без табигатькә зур ярдәм итәбез. Тагын шул ягы бар – алардан файда алып була. Тәгәрмәчләрне кая тапшырып булганы экокартага кертелде. Шулай ук анда «УК «ПЖКХ» и «Гринта» төбәк операторларының кабул итү пунктларының адресы да күрсәтелгән”, – диде министр.
Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, кабул итү пунктлары санын тагын да арттырып, барлык шәһәр-районнарда да ачарга ниятлиләр.
Нет комментариев