Авыл хуҗалыгы

Зәй кырларыннан көзге культуралар җыю тәмамланды

Зәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көзге культураларны урып-суктыруны тәмамлады. Барлыгы 71 мең тонна ашлык җыелды. Уртача уңыш бер гектардан 43,1 центнерны тәшкил итә

Арпа суктыру бара

Хәзерге вакытта комбайнчылар арпа суктыру белән мәшгуль. Ул район кырларында 9200 гектарда үстерелде. Инде шуның өчтән бер өлеше җыелып, амбарларга тапшырылды. Суктырылган ашлык күләме 12 мең тонна белән исәпләнә, уртача уңыш бер гектардан – 40 центнер.

Көзге чәчү дәвам итә

Параллель төстә көзге чәчү эше дә бара. Көзге бодай 6 мең гектарда чәчелде, бу планга куелган мәйданнарның өчтән бере. Иң яхшы эш “Восток” агрофирмасында күзәтелә.

Терлек азыгы әзерләү тукталмый

Терлек азыгы да игътибардан читтә калмый. Ашлыгы суктырылган кырларда саламны тюкләргә төргәкләп, саклауга кую бара. Ул 2 мең тонна әзерләнгән инде, алга таба да эш дәвам итәчәк. Шулай ук печәнне дә 2 мең тонна әзерләделәр.


Нет комментариев