24 августтан 6 сентябрьгә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшне көчәйтәчәкләр. Профилактика чарасын үткәрү сәбәпләре, балаларның юл-транспорт травматизмына юл куймау чаралары һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ата-аналарның роле турында дәүләт автоинспекциясенең Зәй районы бүлеге башлыгы вазифаларын үтәүче Вадим Белышев сөйләде.
- Вадим Валерьевич, каникуллардан соң балаларның юлларда йөреше ничек бәяләнә?
- Август ахыры һәм сентябрь башы - урамнарда балалар саны сизелерлек арткан вакыт. Озын җәйге каникуллардан соң укучылар күнеккән маршрутка әйләнеп кайталар, дәресләргә мөстәкыйль йөри башлыйлар, түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә баралар. Нәкъ менә шул чорда балалар юл шартларын игътибар белән бәяләү гадәтен югалтырга мөмкин.
Озак ял иткәннән соң балаларга транспортның интенсив хәрәкәтенә яңадан җайлашу өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә өлкәннәргә балага юлда үз — үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен алдан ук искә төшерергә, аның белән бергә мәктәпкә кадәр маршрут үтәргә һәм куркыныч участокларга игътибар итәргә кирәк.
Статистиканы анализлау мондый профилактик эшнең кирәклеген раслый. 2026 елның җиде аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 балигъ булмаган бала һәлак булган, тагын 291 бала имгәнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арткан. Бу безгә игътибарлылыкны арттыру кирәклеге турында искәртә.
- Пассажир балалар иминлеге өчен җаваплылыкка тукталыйк әле.
- Татарстанда пассажир балалар катнашындагы аварияләр проблемасы аеруча кискен тора. Җиде айда шундый 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 бала һәлак булган һәм 102се җәрәхәтләр алган. Һәлак булган балалар-пассажирлар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан. Трагик юл-транспорт һәлакәтләре республиканың Яшел Үзән, Мамадыш, Әгерҗе, Түбән Кама, Питрәч һәм Сарман районнарында теркәлгән. Монда иң мөһиме, ата-аналар баланың автомобильдә үз куркынычсызлыгын мөстәкыйль тәэмин итә алмавын аңларга тиеш.
Нәкъ менә олы кеше сәфәр башланыр алдыннан баланың каешын эләктерүләрен, автокреслоның дөрес урнаштырылуын, аның яшенә, буена һәм авырлыгына туры килүен тикшерергә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җиде яшькә кадәрге балалар җиңел автомобильдә үз авырлыкларына һәм буй-сыннарына туры килә торган балалар тотып тору системаларын кулланып йөртелергә тиеш.
Җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге бала бары тик балалар тотып тору җайланмасын кулланып кына йөртелергә тиеш. Шул ук вакытта Дәүләт автоинспекциясе балалар автокреслоларын бала 12 яшькә җиткәнче һәм арткы утыргычта йөргәндә кулланырга киңәш итә.
- Җәяүле балалар катнашында һәлакәтләр еш күзәтеләме?
- 2026 елның җиде аенда Татарстанда җәяүле балалар катнашында 102 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 103 бала имгәнгән. Әлеге күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда кимүгә карамастан, яшь җәяүлеләрнең куркынычсызлык проблемасы актуаль булып кала бирә. Балага кагыйдәләр турында сөйләү генә түгел, ә аларны үзең дә үтәү бик мөһим.
Әгәр олы кеше юлны тиешсез урында йөгереп чыкса яки светофорның кызхыл төсенә юл аркылы чыкса, бала моны мөмкин булган тәртип итеп кабул итә һәм кабатларга мөмкин. Ата-аналарга тагын бер тапкыр балалар белән бергә «йорт — мәктәп-йорт» маршрутын үтәргә, юл аша чыгу өчен куркынычсыз урыннарны күрсәтергә һәм ни өчен телефоннан файдаланырга яки колакчыннарда музыка тыңларга ярамавын аңлатырга киңәш ителә.
- Яктылыкны кайтаручы элементларны хәзер һәр балада күрергә мөмкин, шулай бит...
- Яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру профилактик чараның бер юнәлеше. Көз җитү белән якты көн акрынлап кыскара, ә балалар еш кына өйләренә эңгер-меңгердә кайталар. Мондый вакытта яктылыкны кире кайтара торган элемент машина йөртүчегә җәяүлене иртәрәк күрергә ярдәм итә. Бу гади чара,ул тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрү шартларында аеруча мөһим.
- Велосипедлар, питбайклар һәм мопедларда яшүсмерләр җилдерүенә аерым тукталыйк әле
- Әйе, бу җитди проблема. Җиде ай эчендә Татарстанда велосипедта йөрүче балалар катнашында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 44 бала имгәнгән. Моннан тыш, механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шундый вакыйгаларның берсендә бала һәлак булды, тагын 12се җәрәхәтләр алды. Кызганыч, кисәтүләргә карамастан балигъ булмаганнар мотоцикллар, мопедлар, скутерлар, питбайклар һәм башка транспорт чаралары белән идарә итүләрен дәвам итәләр. Шул ук вакытта күпләрнең кирәкле тәҗрибәсе, идарә итү һәм саклану экипировкасы хокукы юк.
Мондый гамьсезлекнең нәтиҗәләре кире кайтарылмаслык булырга мөмкин. Мәсәлән, шундый бер очрак безнең районда да булды. 1 август төнендә, 3 сәгать 12 минутта идарә итү хокукы булмаган 17 яшьлек яшүсмер «Лада» автомобиле руле артына утыра. Ул куркынычсыз тизлекне сайламый, нәтиҗәдә идарә итүдә контрольне югалтып кюветка төшә, втомобиль өйләнә. Салонда балигъ булмаганнар булган. 14 яшьлек пассажир кыз бала авыр җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә китерелә.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була һәм авария вакытында машинадан очып чыга. Тагын ике балигъ булмаган пассажир бала җәрәхәтләр алдылар. Бу очрак барлык ата-аналар өчен җитди кисәтү булырга тиеш. Балаларга автомобиль яки башка техника ачкычларына ирекле керү мөмкинлеге бирергә ярамый. Берничә минутлык гамьсезлек төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында нинди чаралар үткәрү күздә тотыла?
- "Игътибар-балалар!" акциясе вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә массакүләм тикшерүләр уздырачак. Аерым игътибар балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуга һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә биреләчәк. Шулай ук мәгариф оешмаларына керү юллары да тикшереләчәк. Хезмәткәрләр юл билгеләренең, билгеләрнең, светофор объектларының һәм киртәләрнең булу-булмавын һәм торышын бәяләячәкләр.Чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү буенча акцияләр үткәрәчәк.
Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен мәгариф оешмаларына җибәреләчәк. Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар җыелышында катнашачак, анда юлларда балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алышу күздә тотыла. Без барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны яңа уку елы алдыннан аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.
Машина йөртүчеләргә тизлекне мәктәпләр янында, җәяүлеләр кичүләрендә һәм балалар барлыкка килергә мөмкин булган урыннарда киметергә кирәк. Ата-аналарга-балалар белән куркынычсызлык турында сөйләшү мөһим. Бары тик уртак тырышлык белән генә без балаларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алачакбыз.
"Игътибар-балалар!" акциясе Татарстанда 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр узачак. Аның төп максаты-юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм олыларга һәм балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең формальлек түгел, ә тормышны һәм сәламәтлекне саклауның кирәкле шарты булуын искәртү.
Нет комментариев