Зәйдә беренче SUP-фестиваль узды
Яңалыклар

Зәйдә беренче SUP-фестиваль узды

17 августта Иске Зәй яр буенда беренче костюмлы SUP-фестиваль оештырылды.

Фестивальдә 11 катнашучы карнавал костюмнары киеп, сапларда «Зәй» елгасы буйлап берничә чакрым юл үттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар чарага яраткан персонажлары булып киенгәннәр: Кыш бабай белән Кар Кызы, Убырлы карчык һәм куян, Микки Маус, пират, амазонка, спортсменка.

SUP-фестивальне район яшьләр эшләре идарәсе Наталья Тавлина белән бергә оештырды. Наталья инде ике ел дәвамында Дала Зәе елгасында сплавлар уздыра. Чараны Юлия Хәйруллина алып барды.

Ахырдан барлык катнашучыларга иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

SUP-фестиваль ел саен үткәрелә торган җәйге бәйрәм булыр дип планлаштыра оештыручылар. Әлеге вакыйга белән җәйнең соңгы көннәрен тоткарлыйсы килә һәм ел буена җитәрлек хис-кичерешләр алырга була.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.


Нет комментариев